Байрак
  • Рус Тат
  • Буа автоледилары, конкурста катнашыгыз!

    Район ЮХИДИ бүлекчәсе автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2020” район конкурсын уздыра. Анда автоледилар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сыныйлар һәм йөртү осталыгы буенча имтихан бирәчәкләр.

    Конкурска заявкалар 30 июльгә 17 сәгатькә кадәр 89393395861 телефон номеры буенча кабул ителә. Конкурска заявка бирүчеләрне 1 август көнне Буа шәһәре, К. Либкнехт урамы, 89 йорт адресы буенча урнашкан ДОСААФ бинасы каршында 9 сәгать 45 минутта җыелырга чакыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: