Байрак
  • Рус Тат
  • Буа автоледилары, ярышка рәхим итегез!

    5 август көнне Буа районының иң яхшы автоледиен билгеләячәкләр. Анда райондагы җиңел автомобиль йөртү осталыгы булган барлык хатын-кызларны катнашырга чакырып калалар. Бәйге ике өлештән торачак - беренчесендә гүзәл затлар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирәчәк, икенчесендә йөртү осталыгы тикшереләчәк. Конкурс 5 август көнне көндезге сәгать 10да район ЮХИДИ бүлекчәсе янында...

    5 август көнне Буа районының иң яхшы автоледиен билгеләячәкләр. Анда райондагы җиңел автомобиль йөртү осталыгы булган барлык хатын-кызларны катнашырга чакырып калалар. Бәйге ике өлештән торачак - беренчесендә гүзәл затлар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирәчәк, икенчесендә йөртү осталыгы тикшереләчәк.

    Конкурс 5 август көнне көндезге сәгать 10да район ЮХИДИ бүлекчәсе янында башлана. Анда катнашуга заявка бирер һәм белешмәләр өчен телефон: 89376127434.

    фото: World-insurance.us

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: