Байрак
  • Рус Тат
  • Буа базарына килер өчен кая барам, дип СМС-код алырга?

    Бу атнада шәһәрдәге Колхоз базары эшләячәк. Бу хакта район кулланучылар җәмгыяте хәбәр итте. Әлеге хәбәрне сайтның социаль төркеменә урнаштыргач, район халкы СМС-кодны кая барырга, дип алыйк икән, дип сорадылар.

    Без бу мөрәҗәгатьне район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Сергей Рахмановка җиткердек. Ул халыкка “Дачага” дип СМС-код алсыннар, дип киңәш итте.

    Хәбәр ителгәнчә, базарда көнкүреш товарлары, үсентеләр, орлыклар сатарга рөхсәт ителә.

    Саклык чаралары уңаеннан, базарга баручыларга битлек һәм кулларына пирчәткә кияргә киңәш ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: