Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа белән Баулыны нәрсә бәйли

Күл Черкенендә шушы авыл кызы Лилия Сәлахетдинова зур кунак җыйды. Зурдан кубуның сәбәбе дә саллы - күптән түгел Лилиянең "Ярдәм" исемле китабы дөнья күрде. Ул аны авылдашларына тәкъдир итте. Бу шагыйрәнең өченче китабы. Әлеге вакыйга уңа-еннан кызның райондашлары да, Казан кунаклары да җыелды. Кичә Коръән уку белән башланып китте. Инвалид...


Күл Черкенендә шушы авыл кызы Лилия Сәлахетдинова зур кунак җыйды. Зурдан кубуның сәбәбе дә саллы - күптән түгел Лилиянең "Ярдәм" исемле китабы дөнья күрде. Ул аны авылдашларына тәкъдир итте.
Бу шагыйрәнең өченче китабы. Әлеге вакыйга уңа-еннан кызның райондашлары да, Казан кунаклары да җыелды. Кичә Коръән уку белән башланып китте. Инвалид арбасында сәхнә-гә чыккан авторны тамашачы көчле алкышлар бе-лән каршылады.
-"Ярдәм" мәчетенә реабилитация үтәргә чакыру алгач, мине ничек кабул итәр-ләр, дип борчылган идем. Бик әйбәт каршыладылар. Монда табигать тарафыннан рәнҗетелгәннәрнең яшәргә омтылышын күр-дем. Игелеклелек турында шигырьләрем үзеннән-үзе туа башлады, - диде ул һәм китабын бастыруда булышкан Казан шәһәре мэ-ры Илсур Метшинга, проект җитәкчесе Александр Долговка, басма өчен җа-ваплы Ильяс хәзрәт Баязитовка, мөхәррир Хатыйп Гәрәйгә олы рәхмәтләрен җиткерде. "Ярдәм" мәчете каршында эшләүче фонд җитәкчесе Александр Долгов кичәдә үзе дә катнашты.
- Мин элек Буа белән Баулыны бутый идем. Баулы районында инвалид шагыйрь, язучы Фәнис Яруллин туып-үскән. Ә Лилия Буа районы кызы. Икесен-нән дә каләмнәреннән кешеләргә яшәү көче бирүче шигырьләр туган. "Ярдәм" китабында сафлык бөркелеп торган шигырьләр тупланган. Аларга акыл, йөрәк җылысы иңгән, - диде ул.
Нинди рәхәт бит бу тормыш -
Авырлыкларны җиңсәң.
Үз-үзеңне ышандырып:
"Яшим әле мин, дисәң!
Лилияне тәбрик итәргә, аңа җылы сүзләрен ирештерергә дип байтак дин әһелләре дә килгән иде. Кичәне алып баручы мәдә-ният йорты директоры Раят Хәбибуллин аларның һәркайсына да сүз бирде. Район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов:
- Кеше бәхеткә ирешү өчен динле дә булырга тиеш. Лилиянең намазга басуын ишетеп шатландым. Килә-чәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын Ходай, - дип, Лилиягә мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды. "Ярдәм" мәчете имамы Рамил хәзрәт, "Хаҗилар" мәчетеннән Фә-һим, Шамил хәзрәтләр һәм башкалар Лилиягә изге теләкләрен белдерделәр. Авыл остабикәсе Гөлфия Хәбибуллина Лилиянең га-рәп графикасын, намаз укырга өйрәнүе турында сөйләде, Күл Черкенен республикада таныткан шагыйрәгә изге теләкләрен җиткерде. Әхмәт электромеханика заводы директоры Мәгъзүм Насрет-диновның, авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Хәбибуллинның, Норлат районыннан кайткан авылдашлары Азат Мотыйгуллинның да Лилиягә теләкләре изгедән иде. Мәктәп директоры Әнисә Камалетдинова шагыйрәнең иҗатына зур бәя бирде.
- Яшәү дәртең тау хәтле. Башкалар күрмәгәнне син сизеп аласың да, шигырь юлларына саласың, - ди-де ул һәм Лилиягә истәлек итеп бүләк тапшырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илдия Гыйниятуллина җитәкчелегендә укучылар сәхнәгә күтәрелеп, авторның мәгънәле шигырьләрен яттан сөйлә-деләр. Лилиянең "Гашыйк булдым", "Парлылар җы-ры", "Танышулар", "Әние-мә", "Яшәргә кирәк белеп", "Язмышның сынаулары" дигән һәм башка шигырьләренә композиторлар һәм җырчылар Мөдәррис Газетдинов, Азат Кәримов, Оскар Усманов, Булат Гә-рәев, Ринас Әхмәтов, Алсу Фазлыева көйләр язганнар. Кичәдә район үзеш-чәннәре һәм Казаннан килгән җырчылар Илнур Гыймадиев, Гүзәл Салаватова, Фәннур Хәсәнов, Рамил Насретдинов, Альберт Исмәгыйлев, Гөлназ Шакирова башкаруындагы Лилия сүзләренә язылган һәм татар халык җырларын тамаша карарга килүчеләр "бис"кә кабул иттеләр.
Әминә МИҢНУЛЛИНА.
Г. Камалов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күл Черкенендә шушы авыл кызы Лилия Сәлахетдинова зур кунак җыйды. Зурдан кубуның сәбәбе дә саллы –...