Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа чупакабрасы Мамадышка киткән?

Шушы көннәрдә генә Мамадыш районында җиләккә барган бер ханым көнгерәгә охшаган, йонсыз, озын койрыклы, алгы аяклары кыска бер җанвар күргән һәм бик курыккан. Каушавыннан кесә телефонына фотога да төшерә алмаган. Югыйсә, тегесе моңа мөмкинлек тә биргән - борылып карап торган, аннан сикереп китеп барган. Хәтерләсәгез, узган көз генә Буаның әйләнеч...

 

Шушы көннәрдә генә Мамадыш районында җиләккә барган бер ханым көнгерәгә охшаган, йонсыз, озын койрыклы, алгы аяклары кыска бер җанвар күргән һәм бик курыккан. Каушавыннан кесә телефонына фотога да төшерә алмаган. Югыйсә, тегесе моңа мөмкинлек тә биргән - борылып карап торган, аннан сикереп китеп барган. Хәтерләсәгез, узган көз генә Буаның әйләнеч юлга якын Бебель, Кече Яр буе һәм башка урамнарында яшәүчеләрнең дә, хәтта ишегалларына кереп, тәрәзәләреннән карап, каз-үрдәкләрен буып, котын алган иде шуңа охшаган җанвар. Бу арада бездә андый хәбәрләр ишетелми, күрәсең, чупакабра дигәннәре Мамадыш якларына китеп баргандыр?!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шушы көннәрдә генә Мамадыш районында җиләккә барган бер ханым көнгерәгә охшаган, йонсыз, озын койрык...