Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа чыгарылышлары: барысы да аттестатлы!

Бердәм дәүләт имтиханнарының барлык нәтиҗәләре билгеле булды. Шунысы куанычлы: мәктәптән 197 чыгарылышның барысы да кулына аттестат алып чыкты. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, аларның математиканың база өлешеннән алган уртача билгеләре 4,2гә тиң булган. Рус теленнән уртача 68,4 балл (үткән еллар чыгарылышларын, урта һөнәри белем алучыларны да кертеп) җыйганнар. Әлеге...

Бердәм дәүләт имтиханнарының барлык нәтиҗәләре билгеле булды. Шунысы куанычлы: мәктәптән 197 чыгарылышның барысы да кулына аттестат алып чыкты.

Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, аларның математиканың база өлешеннән алган уртача билгеләре 4,2гә тиң булган. Рус теленнән уртача 68,4 балл (үткән еллар чыгарылышларын, урта һөнәри белем алучыларны да кертеп) җыйганнар. Әлеге фәннән бердәм дәүләт имтиханында 44 чыгарылыш 80нән күбрәк балл туплый алган. Алар арасында абсолют лидер - лицей-интернаттан Лия Аникина. Аның "копилка"сында 100 балл. Яңа Тинчәледән Гөлназ Амануллованың, Әлшидән Наталия Зайцеваның, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Роман Гәрәевнең күрсәткече аннан ике, 5 номерлы мәктәптән Адилә Сафинаның дүрт баллга гына калыша. 90 баллы чикне тагын 1 номерлы мәктәптән Румия Насыйбуллина, Яңа Тинчәледән Миләүшә Гыймадиева, Регина Хәкимова, Алшихтан Екатерина Арланова, 5 номерлы мәктәптән Имиль Хәйруллин, Рәдиф Таҗетдинов, 2 номерлы лицейдан Диләрә Низамова, Ырыңгыдан Ангелина Кубайкина, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Раилә Фәхретдинова, Зилә Йосыпова узганнар. Зилә инглиз теленнән иң югары - 96 балл җыйган. Лия әлеге предметтан 95, Раилә - 92, шулай ук гимназияле Эмилия Идиятова 94 балл туплаган. Район буенча иң югары уртача күрсәткеч тә инглиз теленнән, 85кә тиң. Ул республика күрсәткеченнән 10 баллга зуррак. Аның буенча чик бусаганы уза алмаучылар юк. Әлеге чыгарылышлар арасында Лия һәм Зилә тагын җәмгыять белеменнән, Ангелина химиядән, Адилә тарихтан, Эмилия рус теленнән, Раилә татар теленнән, Роман математикадан 80нән күбрәк балл җыйганнар. Роман физикадан 94 баллы чикне узган. Алардан тыш Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Динара Мөхәммәтҗанова өч предметтан - рус теленнән, җәмгыять белеменнән һәм тарихтан, гимназияле Резида Курамшина рус теленнән һәм татар теленнән, лицей-интернаттан Татьяна Иванова рус теленнән һәм җәмгыять белеменнән 80нән югарырак балл туплаганнар. Шул ук вакытта математикадан (профильле) 14, химиядән - 1, биологиядән - 6, җәм-гыять белеменнән - 7, информатикадан 2 чыгарылыш югары уку йортына керү өчен кирәк булган чик бусаганы уза алмаган. Предметлардан уртача балларга килгәндә, математикадан ул 47,6га, биологиядән 48,2гә, физикадан - 51,5кә, рус әдәбиятыннан 55кә, химиядән - 55,6га, җәмгыять белеменнән 57,1гә, тарихтан - 58,2гә, информатикадан - 60,2гә, географиядән - 61гә тиң булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев