Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа чыгарылышлары бүген БДИ бирә башладылар

Чыгарылыш сыйныфларында имтиханнар башланды. Тугызынчылар кичә җәмгыять белеме, химия, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, рус әдәбияты буенча сынау бирделәр. Бүген "эстафетаны" география һәм рус әдәбиятын һәм татар телен сайлау-чы унберенчеләр кабул итте. Алар имтиханны былтыргы кебек үк 1 номерлы мәктәптә он-лайн, тугызынчылар биредә һәм М. Вахитов исемендәге гимназиядә оф-лайн режимда видеокүзәтү...

Чыгарылыш сыйныфларында имтиханнар башланды. Тугызынчылар кичә җәмгыять белеме, химия, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, рус әдәбияты буенча сынау бирделәр. Бүген "эстафетаны" география һәм рус әдәбиятын һәм татар телен сайлау-чы унберенчеләр кабул итте.

Алар имтиханны былтыргы кебек үк 1 номерлы мәктәптә он-лайн, тугызынчылар биредә һәм М. Вахитов исемендәге гимназиядә оф-лайн режимда видеокүзәтү ас-тында тапшыралар. Яңа-лыкларга килгәндә, район мәгариф идарәсе методисты, бердәм дәүләт имтиханы үткәрү буенча җаваплы координатор Илсур Хәсәнов әйтүенчә, алар кайбер предметлар буенча контроль-үлчәү материалларындагы катлауландыру юнәлешендәге үзгәрешләргә генә кагыла. Төгәлрәге, КИМнарда җавапларны сайлау мөмкинлеге бетерелгән, аларны фәкать үзеңә язарга кирәк. Тугызы-нчыларда үзгәреш күбрәк.

- Быел алар дүрт имтихан тапшырырга тиешләр. Мәҗбүри рус теле һәм математикага өстәп тагын икене - алары сайлау буенча, - ди төп дәүләт имтиханы үткәрү буенча җаваплы координатор Илсөяр Заһретдинова. 451 тугызынчы сыйныф укучысының унбере, сәламәтлекләре чик-ләнгән булу сәбәпле, дәүләт чыгарылыш имтиханы бирәчәкләр. Уку-чыларның яртысыннан артыгы җәмгыять белеме сайлаганнар. Унберенчеләр дә шулай ук - бу фәнне 197 укучының 110ы, физиканы - 57, тарихны - 42, информатиканы 21 чыгарылыш тапшырачак. Калган фәннәрне сайлаучылар азрак. Кайбер предметлардан имтихан бирергә күрше районнардан да укучылар киләчәк. Җәмәгать күзәтүчеләре ролендә рес-публиканың педагогия уку йортларыннан студентлар да булачак.

Сынауларның распи-саниесенә килгәндә, унберенчеләрне 30 майда рус теле, 2 июньдә математиканың база дәрәҗәсе, 6сында ма-тематиканың профиль дәрәҗәсе, 8ендә - җәмгыять белеме, 10 һәм 11 июньдә чит телләрдән телдән, 14ендә язма өлеше һәм биология, 16сында информатика, тарих, 20сендә химия һәм физика буенча имтихан көтә. Тугызынчылар иртәгә чит телләр, 31 майда - математика, 3 июньдә - рус теле, 9ында физика, биология, тарих, география буенча сынау бирәчәкләр. 15, 17 һәм 21 июнь төрле фәннәр буенча резерв көннәр итеп билгеләнгән.

Имтиханнар җиңел сынау түгел. Ә БДИ бирә башлаганнан бирле уку-чыларның да, аларның әти-әниләренең дә, укытучыларның да тынычлыгы тәмам качты дисәң дә ялгыш булмас. Тугызынчыларның күп-челеге унынчыга бармау ягында. Бердәм дәүләт имтиханын бетерү яклы булучылар да шактый. Кайбер депутатлар да бу фикерне җиткерәләр. Петицияләр оештыралар. Тик әлегә бердәм дәүләт имтиханнары гамәлдә һәм бүгенге көн максаты - аларны уңышлы тапшырып, теләгән уку йортларында белем алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев