Байрак
  • Рус Тат
  • Буа делегациясе Еланьнан “кайнар” солдат сәламен алып кайтты (фоторепортаж)

    Буа делегациясе Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендә хәрби хезмәтен үтәүче Татарстан һәм Буа районы егетләре яныннан кайтып җиттеләр. Алар райондашларга һәм әти-әниләренә, якыннарына, сөйгәннәренә кайнар сәламнәрен җибәргәннәр. Һәм үзләре турында борчылмауларын, барысы да әйбәт булуын әйткәннәр. Чуаш Киштәгеннән Павел Бахтинов инде ноябрь аенда үзем дә кайтып җитәчәкмен дигән. Янтуганнан хезмәт итүче...

    Буа делегациясе Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендә хәрби хезмәтен үтәүче Татарстан һәм Буа районы егетләре яныннан кайтып җиттеләр. Алар райондашларга һәм әти-әниләренә, якыннарына, сөйгәннәренә кайнар сәламнәрен җибәргәннәр. Һәм үзләре турында борчылмауларын, барысы да әйбәт булуын әйткәннәр. Чуаш Киштәгеннән Павел Бахтинов инде ноябрь аенда үзем дә кайтып җитәчәкмен дигән. Янтуганнан хезмәт итүче Илмас Идрисов биредә хәрби әзерлек алганнан соң, Чиләбе өлкәсенә күчерелгән. Алар да һәм быел июль аенда гына хәрби хезмәткә алынган Буа егетләре Динар Сагитов, Николай Никитин, Аксудан Нияз Җамалетдинов та хәл белергә килүләре өчен зур рәхмәтләрен белдергәннәр.

    -Егетләрнең һәркайсы белән күрешеп сөйләштек, хәрби бурычлары нидән гыйбарәт булулары, яшәү шартлары белән таныштык. Генерал-майор Әнвәр Галимуллин безнең егетләрнең беркайчан да сынатмауларын әйтте. Җылы очрашу өчен район башлыгы Марат Җаббаровка зур рәхмәтен җиткерде,- диде солдатлар янында булып кайткан район газетасы һәм телевидение җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов.

    Татарстан егетләре бергә җыелып фотога төште

    Генерал-майор Әнвәр Галимуллин барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, тормыш иптәше белән буалыларны озатты

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: