Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа делегациясе Кукмарада булып кайтты. Алардан нәрсәгә өйрәнеп була? (+фото)

Буаның мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем бирү һәм мәдәният  учреждениеләре  хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашу максатында Кукмара районында булып кайттылар.

Буалыларның моңа кадәр дә  республика районнарына барганнары булды. Әмма  кукмаралылар эшчәнлегенә аеруча сокланып кайткан. Укытучылар районның җитештерү предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итүче лицей тәҗрибәсе белән танышканнар. Делегация составында булган Светлана Победимская әйтүенчә, әлеге уку йорты укучылары  төп дәресләрдән тыш тегү белән шөгыльләнәләр. Лицей материал-техник база белән тулысынча тәэмин ителгән.

-Белем бирү системасы, кадрлар, хезмәткә фанатларча карауга  килгәндә мин безнең районны алдарак дип әйтер идем. Дөрес, Кукмара Буа белән чагыштырганда архитектур-дизайн ягыннан күпкү алдарак. Бу уку йортлары тирәләрендә дә шулай. Территорияләрдәге гүзәллектә белгеч кулы  күренеп тора. Үзебез өчен шактый файдалы нәрсәләр алдык, чагыштырдык. Мондый командировкаларның нәтиҗәсен тоям, - ди ул.

Мәдәният өлкәсе вәкиле булып барган Сергей Арцыбашев та шундый фикердә. Һөнәрчелек ягы булган кукмаралыларның Буа белән чагыштырганда материал базалары күпкә баерак. Ә белем бирү тәҗрибәсенә, белгечләргә килгәндә, бездә ул күпкә яхшырак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев