Байрак
  • Рус Тат
  • Буа дәваханәсе табибларына Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

    Район дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәр бәйрәмнәрен Кояшлы аланда Сабан туе ясап, билгеләп үттеләр.

    Тантаналы чарада дәваханәнең хирургы Сергей Викторович Фоминга һәм педиатрия бүлеге шәфкать туташы Илсөяр Низамеевага Сәламәтлек өлкәсендәге казанышлары һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

    “Буинск-Информ” коллективы озак еллар дәвамында массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз бәйләнештә торуы, сәламәтлек өлкәсендәге кирәкле мәгъүматны җиткерүдә көчен кызганмавы өчен Сергей Викторович Фоминга рәхмәт җиткерә һәм бүләкләнүе уңаеннан котлый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: