Байрак
  • Рус Тат
  • Буа егете “Ак Барс” хоккей командасында уйный (ФОТО, ВИДЕОрепортаж)

    Рүзәл Алтынбаевка хәзер 11 яшь, ул "Арктика" спорт мәктәбендә 4 яшьтән бирле тренеры Иван Масленцев кул астында шөгыльләнә. Узган ел октябрь аенда аны Татарстанның "Ак Барс" юниорлар хоккей командасы уенчысы итеп алганнар. Ул - һөҗүм итүче. Хәзерге көндә Казанда яши һәм "Ак Барс" хоккей клубында уйный. - "Ак Барс"та уйнау...

    Рүзәл Алтынбаевка хәзер 11 яшь, ул "Арктика" спорт мәктәбендә 4 яшьтән бирле тренеры Иван Масленцев кул астында шөгыльләнә. Узган ел октябрь аенда аны Татарстанның "Ак Барс" юниорлар хоккей командасы уенчысы итеп алганнар. Ул - һөҗүм итүче. Хәзерге көндә Казанда яши һәм "Ак Барс" хоккей клубында уйный.

    - "Ак Барс"та уйнау бик ошый. Монда мөмкинлеклекләр күбрәк. Уеннарга сәгатьләр күбрәк бирелә. Хыялым - Милли хоккей лигасы (НХЛ) составында уйнау, - ди егет.

    Әйтергә кирәк, Рүзәлнең энесе дә абыйсына алмашка үсеп килә, ул да "Арктика"ның өметле яшь уенчыларның берсе.

    Рүзәлнең кумиры Россия хоккейчысы Павел Дацюк икән. Аның кебек зур уңышларга ирешеүеңне телибез Рүзәл!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: