Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа егете Иделдә батты

Бу хәл Тәтеш районының Пролей-Каша авылы тирәсендә булды. Анда буалы яшьләр компания белән ял итәргә барганнар. Дүрт егет иртәнге сәгать бишләрдә балыкчылар яр буенда калдырган көймәне сораусыз алып, Идел уртасына йөзеп керәләр. Көймәдәге суны агыза торган тишекне пробка белән томаларга онытканга, анда су тула. Егетләр суга сикерәләр, өчесе йөзеп чыга,...

Бу хәл Тәтеш районының Пролей-Каша авылы тирәсендә булды. Анда буалы яшьләр компания белән ял итәргә барганнар. Дүрт егет иртәнге сәгать бишләрдә балыкчылар яр буенда калдырган көймәне сораусыз алып, Идел уртасына йөзеп керәләр. Көймәдәге суны агыза торган тишекне пробка белән томаларга онытканга, анда су тула. Егетләр суга сикерәләр, өчесе йөзеп чыга, берсе - юк. Ул 21 яшьлек Буа егете. Су төбенә китәргә өлгермәгән көймәне иртән балыкчылар ярга сөйрәп чыгаралар. Хәзер бәла булган урында 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары эшли. Отряд начальнигы Игорь Бычков өйтүенчә, егет баткан урынның ярдан 500 метрлап ераклыкта һәм чама белән генә билгеләнүе эзләүне кыенлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев