Байрак
  • Рус Тат
  • Буа егете - КФУның футбол командасы капитаны Бөтенроссия студентлар спорт фестивалендә иң яхшы капкачы булып танылды (фото, видео)

    Казанда Россиянең барлык төбәкләре студентларын берләштергән Бөтенроссия студентлары спорт фестивале тәмамланды. 26 команда арасында Казан Федераль университеты гомуми команда белән беренче урын яулады.

    Әлеге җиңүдә уку йортының футбол командасы капитаны – Буа егете Фәрит Садриевнең дә өлеше бар. Ул  “Батыр” спорт мәктәбендә Ринат һәм Радик Садыйковлар кул астында шөгыльләнгән. Уеннарда аның командасы Ханты-Мансийк командасын 2:0, ростовлыларны 0:0 (пенальти буенча 2:0) пензалыларны 4:0, Санкт-Петербург командасын 1:0, мәскәүлеләрне 1:0 белән отты. Команда дипломын сәхнәдә   Англиянең  “Челси” составында булган чемпион россияле Алексей Смертин тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: