Байрак
  • Рус Тат
  • “Буа егетләре”нең яңа җиңүе (+фото)

    Буа ветеринария техникумының Наталия Арисова җитәкчелегендәге "Буа егетләре" вокаль төркеме 16 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институында республиканың колледж һәм техникум студентлары арасында үткәрелгән "Идел буе халыклары" фольклор фестиваленең гала-концертында чыгыш ясадылар. Фестивальнең читтән торып этабында конкурсантларны 10 баллы смстема буенча бәяләделәр. Жюри концерт номерларының тематикага туры килүенә, башкару осталыгына, сцена...

    Буа ветеринария техникумының Наталия Арисова җитәкчелегендәге "Буа егетләре" вокаль төркеме 16 декабрьдә Казан дәүләт мәдәният институында республиканың колледж һәм техникум студентлары арасында үткәрелгән "Идел буе халыклары" фольклор фестиваленең гала-концертында чыгыш ясадылар. Фестивальнең читтән торып этабында конкурсантларны 10 баллы смстема буенча бәяләделәр. Жюри концерт номерларының тематикага туры килүенә, башкару осталыгына, сцена образына, материалның мәдәни контекстын белегү әһәмият бирде. Республика уку йортларыннан 160 заявка алынган булган. "Заманча җыр иҗаты" номинациясендә чыгыш ясау өчен Ләйсән Крылова җитәкләгән "Антре" бию төркеме кызларын да чакырганнар.
    Бары тик 16 гына чыгышны гала-концертка сайлап алган жюри. Алар арасында - фестивальнең "Вокаль ансамбль" номинациясендә III дәрәҗә Дипломга лаек булган "Буа егеләре" дә.
    Котлыйбыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: