Байрак
  • Рус Тат
  • Буа элеваторы директоры Газинур Хәкимовка “Фидакарь хезмәте өчен” медале бирелде.  “Буа-Информ” корреспондентлары предприятие эшчәнлеге белән танышып кайтты. (фоторепортаж)

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Буага визиты кысаларында Буа элеваторы директоры Газинур Хәкимовны “Фидакарь хезмәте өчен”  медале белән бүләкләде. Югары дәүләт бүләге юкка гына бирелмәгәнен җитәкче,  аныж коллективы белщн танышкач, тагын да яхшырак аңладык.

    Газинур Хәбибуллович иртүк безне эш бүлмәсендә көтә иде. Тәрәзә төпләрендә үсеп утырган лимон, мандарин агачларына күзебез төшкәнне абайлап:

    -Үзем утырттым, үзем тәрбиялим аларны. Яшеллекне бик яратам. Авырый башласалар, тынычлыгым бетә, - диде. Яшеллек яратуы турында соңрак. Газинур Хәбибулловичтан хезмәт юлы, ирешкән уңышлары, тормышының Буа этабы белән бәйле өлешен сөйләвен үтендек.

    Чүпрәле районы Яңа Дуан авылы егете ул. Тугыз  балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Әти-әни безне гаделлеккә, кешеләрне хәрмәт итәргә өйрәтте, ди. Ул Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын, Түбән Новгородта механика факультетын тәмамлаган. Газинур Хәбибуллович хезмәт юлын туган районында төзелеш оешмасында баш механик булып башлый. Шунда булачак тормыш иптәше белән танышып, гаилә коралар. Ул гомер буе ышанычлы таянычы, гаилә учагын саклап, балалар тәрбияләгән хатынына мең рәхмәтле булуын берничә тапкыр әйтте.

    -Мин аны бик хөрмәт итәм. Гаиләдә генә түгел, хезмәттә дә лидер булды ул. 40 ел юл оешмасында икътисадчы булып эшләде. Грамоталы булуы өчен күп тапкырлар бүләкләүләргә лаек булды , - диде гаилә башлыгы.

    Чүпрәле районындагы ул елларда бөлгенлеккә төшкән юл идарәсен торгызуда җитәкчеләр  Газинур Хәкимовтан башка кандидатура тапмыйлар. Оешманың үз асфальт заводсы булмый. Эшне урыныннан кузгалту өчен иң беренче  асфальт заводы кирәклеген аңлый ул. Аны кайтартуга ирешә. 20 ел буе Чүпрәле районы юл оешмасы республиканың төрдәш оешмалары арасында Күчмә Кызыл Байракны үз кулларыннан төшерми, матаулылар рәтеннән тайпылмый. Буага 2011 елда элеваторга җитәкче булып килә. Көчле оештыру сәләте, перспективага омтылуы, үз кул астындагылар белән аңлашып эшли белүе рәхмәтендә бу юлы да күпме авырлыкларны җиңәргә туры килә аңа. Җирле элеваторның финанс яктан иң кыен еллары була. Эшләүчеләр ел ярым хезмәт хакы алмаган, салымнар түләнмәгән. Сигез эл дәверендә ул “Буа элеваторы” җәмгыятен “Ак-Барс Холдингы” тармагында иң тотрыклы эшләп килүче, хезмәткә яңа технологияләрне куллануга алучы алдынгы предприятиеләр рәтенә күтәрүгә ирешә. Үз  эшләү дәверендә биредә 45 миллион сумлык хезмәт башкарылуын әйтте җитәкче. Газинур Хәкимов барлык уңышларының “Ак-Барс Холдинг” җитәкчелеге, белгечләр, кул астындагы коллектив белән аңлашып эшләүдә күрә.

    Аннан ул безне элеватор эшчәнлеге, коллективы белән таныштырды. Экскурсияне лабораториядән башлады. Биредә эш бүген сезон вакытындагы кебек кызу түгел, билгеле. Хәзер анда киләсе ел уңышына нигез салуга әзерләнәләр. Без бөртекләрне тикшерү, җилемчәлелекне билгеләү моментларын күрдек. Биредә озак еллардан бирле хезмәт куючы лаборатория начальнигы Ләйсән Хәсәнова сүзләренә караганда, Газинур Хәкимов эшләгән дәвердә бик күп кул хезмәте автоматлаштыруга күчерелгән.

    -Өстән-өстән генә санап үтсәк тә, алар бихисап: орлык заводында температураны дистанцион контрольләүче заманча җиһазлар урнаштырылды, ике тоннага кадәр сыйдырышлы орлык склады төзелде, 100 тоннага кадәр йөк күтәргеч лифт ясалды,  элеватор белән складлар арасында ике урында өске җиһазлар урнаштырылуга ирешелде,  ике орлык киптергеч җайланма сафка басты. Шушы көннәрдә генә безнең районга килгән республика, “Ак-Барс Холдинг”  җитәкчелегенә майлы орлык  культураларын  ахыргача чистартуга сәләтле заманча фотосепаратор кирәклеге турында җиткердек. Яңа фотосепаратор вак бөртекләрне төсенә кадәр аерып чистартачак. Буа элеваторы соңгы ике елда хуҗалыклардан горчица культурасын саклауга  кабул итә. Быел аны 15 мең тоннага кадәр җиткерергә уйлыйбыз.  Идел аръягы регионына караган “Ак-Барс Холдинг” системасында әлеге культураны эшкәртү белән без генә шөгыльләнәбез. Шуңа күрә иң беренче чираттагы кирәкле җиһаз, ди ул. Төп хезмәттән башка Газинур Хабибулловичның хезмәткәрләр өчен ашханәне дә саклап кала алуын, предприятие территориясендә теплица булдыруын, барлык территориягә бетон  җәеп, тәртип салуын да әйтми мөмкин түгел. Теплицаны да күрсәтте ул безгә. Яшелчәләр, чәчәк рассадалары инде шактый үсеп килә. Ашханәдә ел әйләнәсе өстәлләреннән үзләре үстергән яшелчәләр өзелми, иртә язда предприятие территориясе чәчәккә күмелә. Биредә эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләргә карата да аның хөрмәте зур булуын әйтми калу дөрес булмас. Газинур Хәбибуллович Өлкәннәр көнендә дә һәрберсен бүләксез калдырмый, башка төрле ярдәм кирәк булса да алар өчен ишеге һәрвакыт ачык.

    Җитештерүнең дисеңме, әисә башка өлкәдәме, коллективны үз кулына алып, эшле дә ашлы да иткән, алай гына түгел, алдынгылар рәтенә чыгуга ирешкән  җитәкче хөкүмәтнең әлеге бүләгенә бик лаек.

    Наилә Хәсибҗанова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: