Буа элеваторының яңа сезонга әзерлеге “бишле”гә бәяләнде (фоторепортаж)
Предприятиенең яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, бөртек сыйфатын бәяләү үзәгенең Татарстандагы филиалы, “Ак Барс” холдинг компаниясе вәкилләреннән торган эшче төркем тикшерде. Экспертлар бер нәрсәне дә игътибарсыз калдырмады.
Тикшерү барышында алар бернинди хилафлыклар тапмадылар.
Министрлыкның азык-төлек базары үсеше бүлеге начальнигы Дмитрий Яшин. Буа элеваторының быел да матди-техник базаны яңа сезонга “бишле”лек әзерләвен әйтте. Ашлыкның куркынычсыз сакланышы ягыннан да бар да тәртиптә. Бөртек сыйфатын бәяләү үзәгенең Татарстандагы филиалы лабораториясе мөдире Светлана Бубнова әйтүенчә, складларны газацияләү тиешенчә үткәрелгән. Комиссия әгъзалары хезмәт куючыларга эшләү генә түгел, ял итү өчен тудырылган шартларга, предприятие территориясенең чәчәкләргә күмелеп утыруына, үз теплицаларында өлгереп килүче уңышка да сокландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев