Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа энциклопедиясенә төгәл мәгълүматлар кирәк!

Бүген туган якны өйрәнү музеенда Буа энциклопедиясенең чираттагы басмасына әзерлек буенча эшче төркемнең утырышы узды. Аны район башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкләде.

Эшче төркем бүгенге көнгә кадәр 928 кеше турында мәгълүматны эшкәрткән. Алар һичшиксез энциклопедиягә керәчәк. Беррәттән беренче томга керә алмаган буалылар турындагы шәхси мәгълүмат тикшерелә, яңаларын да кабул итәләр.

Бу уңайдан эшче төркем буалыларга мөрәҗәгать итә: үзегез, якыныгыз турында мәгълүматлар төгәл һәм дөрес, фотографияләр сыйфатлы булырга тиеш. Шулай дәүләт бүләкләренең дә исемнәре, каян, кайсы елда бирелгәнлеге төгәл күрсәтелүе шарт. Әлеге мәгълүматларны электрон форматта алып килсәгез тагын да яхшы. Моның өчен электрон почта: buamusey@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: 3 – 34 – 48

Әлеге мәгълүматларны шушы сылтамага басып, бланкны йөкләп, аңа тутырып җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев