Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа эшмәкәрләре! “Бизнес-класс”ка кушылыгыз

Татарстанда "Бизнес-класс" дигән өр-яңа программа эшли башлады. Саклык банкы һәм Google оештырган әлеге түләүсез белем бирү проекты эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле, "Ризалит" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте директоры Азат Исмәгыйлев әйтүенчә, "Бизнес-класс"ның төп максаты яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә һәм аны ачарга җыенучыларга бизнес-мохиттә яхшырак...

Татарстанда "Бизнес-класс" дигән өр-яңа программа эшли башлады. Саклык банкы һәм Google оештырган әлеге түләүсез белем бирү проекты эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле, "Ризалит" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте директоры Азат Исмәгыйлев әйтүенчә, "Бизнес-класс"ның төп максаты яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә һәм аны ачарга җыенучыларга бизнес-мохиттә яхшырак ориентлашырга һәм системалы белем алырга булышудан гыйбарәт. Шул ук вакытта яңа программада белем бирүнең икенче юнәлеше дә бар, анысы булган бизнесның нәтиҗәлелеген үстерүгә махсус төзелгән. Программа 6 модульдән тора. Болар - барлык документлар шаблоннары белән адымлы онлайн-курс, иң яхшы спикерлар белән күпсанлы белем бирү чаралары, остаз сыйфатында - тәҗрибәле эшмәкәр, бизнесны үстерү буенча җирле инфраструктура вәкилләре белән очрашулар, экспертлардан шәхси консультацияләр. Башта тестлар үткәрү белән читтән торып укыту үткәрелә, ә курста уңышлы катнашучылар Казанга барып, чараларда катнашачаклар.

- Эшмәкәрләр өчен программалар юк түгел, әмма алар нигездә эштән аералар, чөнки моның өчен каядыр барырга кирәк. Ә ярты елга исәпләнгән "Бизнес-класс"та өйдә компьютерың булса, шул җиткән. Беренче эш итеп Business-class.pro сайтында теркәлергә һәм белем алуны башларга кирәк. Ул атнасына бер дәрес алудан, ягъни 5-6 минутлык видеодәрес караудан гыйбарәт. Укытучылар - бу өлкәдә яхшы таныш булган россияле эшмәкәрләр. Мәгълүмат күп, әмма артыгы юк һәм барысы да гади, аңлашырлык, практикада кулланырлык итеп җиткерелә. Бу эштә тәҗрибәм зур булса да, бик күп файдалы мәгълүмат алырга өлгердем инде. Уку бит беркайчан да комачауламый. Шунысын да әйтергә кирәк, "Бизнес-класс" әзер карарлар җыелмасы түгел, ә экспертлар һәм укучылар арасында даими тәҗрибә уртаклашу ул. Теләсә кайсы вакытта сорау юллап, аңа җавап ала аласың. Дәрестә алганны ныгыту өчен исә тест тапшырасың. Алар баллар белән бәяләнә һәм рейтинг төзелә,- ди программаны үзләштерергә керешкән эшмәкәр. Район буенча әлеге сайтта 150 кеше теркәлгән, 53е укый. 15 майда старт алса да, аңа бүген дә кушылырга мөмкин. Бары теркәлергә һәм адымлап тәкъдим ителгәнне үтәргә генә кирәк. 3 модульне уңышлы үтүчеләргә Google компаниясеннән автомат рәвештә бүләк сертификаты тапшырыла. Программаны тулысынча узучыларга Саклык банкы хезмәт хакы проектын төзегәндә ел дәвамында исәп-касса хезмәт күрсәтүе өчен ташламалы шартлар тәкъдим итәчәк. Ә Рейтинг лидерлары өчен ул бизнеска хезмәт күрсәтүнең махсус пакетын эшли.

- Мин буалы эшмәкәрләрне, бу эшкә керешүчеләрне дә, тәҗрибәлеләрне дә әлеге түләүсез уникаль проектта катнашырга чакырам. Ышаныгыз, ул һәркайсыгызга ярдәм итәчәк, - ди Азат Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев