Байрак
  • Рус Тат
  • Буа газетасыны юбилеена багышланган эстрада җырлары фестивале була

    “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасы чыга башлауга 100 тулуга багышланган “Весенний аромат” дип аталган фестиваль 11 апрель көнне шәһәрнең Яшьләр паркында 15.30 сәгатьтә була.

    Анда Буа медицина училищесы, 2 номерлы сәнгать мәктәбе, 5 номерлы гимназия, мәдәни үсеш үзәге, “Зеркала” вокаль-инструменталь ансамбле, ветеринария техникумы, шулай ук күрше Апастан “Аврора” эстрада төркеме катнаша.  Шунда ук газетаның төрле еллардагы басмаларыннан төпләмәләр күргәзмәсе дә урын алачак. Күңелле булачак. Килми калмагыз.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: