Буа инспекторлары җәяүлеләрне ни өчен шелтәләде? (+фото)
Узган җомгада район ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу-теркәү бүлекчәсе начальнигы Илдар Гыймалтдинов, дәүләт инспекторы Дамир Кәлимуллин катнашында шәһәрнең Вахитов урамында “Җәяүле” профилактик чарасын үткәрделәр. Юлны тиешле урыннан аркылы чыкмаучыларга карата 4 җәяүлегә карата беркетмә тутырылды.
Статистика шуны күрсәтә: узган ел районда юлны аркылы тиешле урыннан чыкмаучы 7 җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 6 кеше яраланган, берсе үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев