Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бүлмә чәчәкләрен карау дәресе узды.
Инновацион технологиясен гамәлгә ашыру дәресен социаль эш буенча белгеч Данирә Гыйльфанова үткәрде.
Дәреснең максаты-социаль хезмәт алучыларны учреждение тормышына җәлеп итү һәм биналарда уңайлы мохит булдыру.
Катнашучылар үсемлекләрне индивидуаль мөмкинлекләргә туры китереп карау бурычларын билгеләделәр. Үсемлекләр үстерү технологиясе көндәлек тормыш өчен кирәкле көнкүреш күнекмәләрен торгызуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән һәм төрле дәрәҗәдәге функциональ мөмкинлекләре булган кешеләр өчен туры килә.
Нет комментариев