Байрак
  • Рус Тат
  • Буа китапханәсендә Буа якташлыгы кунакта булды (+фоторепортаж)

    Очрашуда якташыбыз - җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов быел да китапханәгә мең данәдән күбрәк китап бүләк итте.

    Хәйрияче үз чыгышында яшьләрнең китапка мөнәсәбәте үзгәрүгә, күбрәк интернетка тартылуларына борчылуын белдерде. Ул социологик сораштыру  йомгакларына таянып, китап уку һәм китап сатып алу кимүе хакында әйтеп узды. Бүләген тапшырганда Ислам Галиәхмәт улы киләчәктә китапханәгә йөрүчеләр саны саны күбәйсен, диде, яшь буынга интернет китап биргән рухи азыкны бирә алмый, дип ассызыклады. Бу сүзләргә Буа якташлыгы рәисе Ирек Закиров, язучы Камил Кәримов та кушылдылар. Кунакларга шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе укучылары шигырьләр сөйләделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: