Байрак
  • Рус Тат
  • Буа комбайнчылары: гаилә подрядлары - Сөнгатовлар (+фото)

    Мәхәббәт комбайнга утырткан Буа районында Сөнгатовларны белмәгән кеше юк. Кибеткә килеп керсәләр дә, балалар бакчасына, мәктәпкә барсалар да, комбайнчылар килде, дип каршы алалар икән. Бу юкка түгел. Абыйлы-энеле Илгиз белән Илгизәр комбайнда эшләсә, хатыннары Рузалия белән Наилә - аларның ярдәмчеләре, уң куллары. "Ак барс" холдингына керү­че "Авангард" хуҗалы­гында урып-җыюның яртысыннан...

    Мәхәббәт комбайнга утырткан
    Буа районында Сөнгатовларны белмәгән кеше юк. Кибеткә килеп керсәләр дә, балалар бакчасына, мәктәпкә барсалар да, комбайнчылар килде, дип каршы алалар икән. Бу юкка түгел. Абыйлы-энеле Илгиз белән Илгизәр комбайнда эшләсә, хатыннары Рузалия белән Наилә - аларның ярдәмчеләре, уң куллары.

    "Ак барс" холдингына керү­че "Авангард" хуҗалы­гында урып-җыюның яртысыннан артыгы тәмамланган инде. Гек­тарыннан уртача алганда 42,6 центнер уңыш чыга, ди­ләр. Кайбер басуларда, уры­нына карап, 50 центнерга кадәр җиткән мәйданнар бар. Урып-җыюның җай белән баруында Сөнгатовларның тырышлыгы әйтеп бетергесез зур, ди җитәкчелек. Бу ике гаиләне районга гына түгел, бөтен рес­публикага үрнәк итеп күрсә­тергә кирәк, дип тә өсти­ләр. "Комбайннарын гел карап, төзекләндереп, майлап тора­лар. Чын-чынлап гаилә подря­ды белән эшләүче кеше­ләр болар, - ди генераль ди­рек­торның беренче урынба­сары Расыйх Яфизов. - Бу егетләр - безнең алыш­тыргы­сыз механи­заторлар. Язгы чәчүдә дә, урып-җыюда да, көз­ге чорда да шу­шыларга тая­набыз. Алар - бөтен эшне җи­ренә җиткереп башкару­чылар".


    Ничек болай бергәләп эш­ләр­гә булдыгыз, дигән сорауга Сөнгатовларның җавабы кыс­ка булды: "Эшләгән бөтен акча бер гаиләгә керә. Бу айда безнең иң күп акча эшли торган вакытыбыз". Бергәләп эшләү­нең өстен яклары күбрәк бу­луын да белдерделәр. Ярдәм кирәк булганда, хуҗа­лык белгечләреннән тыш, әти­ләре Газиз абыйны да чакыралар икән. Ул исә - заманында хуҗа­лыкның алдынгы механизаторы булган кеше, техниканың бөтен нечкәлекләрен белә. Улларын кыр батыры итүдә әти кешенең дә тырышлыгы зур.


    - Мәктәптә укыган елларда да хуҗалыкта кайнаша идек, - ди Илгиз. - Техникага тартылу канда инде безнең.

    Мәскәү кызы Рузалия

    Басуга барган чакта, Расыйх әфәнде Рузалиянең Мәскәүдә туып үсүен, авыл егетенә кияүгә чыгып, Буада төпләнеп калуын сөйләде. Баштарак бу хәлгә ышанып җит­мәдек. Шаяртадыр, ди­гән уй да керде. Дөрес сүзгә җа­вап юк. Югары белемле Мәскәү кызы бүген "Авангард" хуҗалыгы кырларында эшли. Мәхәббәтнең тылсымлы көче Мәскәү кызларын да комбайн штурвалы артына утырту сәләтенә ия, димәк.


    - Миңа балачактан авыл бик ошый иде, - ди Рузалия үзе бу хакта. - Җирне яратуым аркасында Ходай миңа шундый язмыш бир­гәндер. Шәһәр кызы булсам да, гомер итәргә авылны сайладым.


    Илгиз белән танышулары да шул авыл аркасында. Исәк авылына туганнарына кунакка кайтып йөргән кыз белән шушы сала егете арасында мәхәббәт хис­ләре уяна. Илгиз юридик белем алырга дип Мәскәүгә укырга китә. Башка кеше булса, шунда төпләнеп тә калыр иде. Алар да тормыш юлын шулай башлый. Рузалия менеджмент белгечлеге ала, югары белемле белгеч була. Яшь гаилә баштарак Мәс­кәүдә яши, аннан уртак фикергә килеп, авылга кайтырга карар кылалар. Илгиз полициягә эшкә урнаша. Аннан китәргә мәҗбүр булгач, берничә айга гына, дип колхозга килә. Тик берничә ай дигәне әле дә дәвам итә. Башта тракторда эшли, аннан җитәкчелек комбайнга утырырга тәкъдим итә. Комбайн аның өчен күрмәгән, белмәгән нәрсә түгел. Яшь вакытында әтисенең ярдәм­чесе булып эшли ул. Уракта беренче булып, заманында хәтта Венгриягә барып, ял итеп кайту бәхетенә дә ирешәләр. "Без мәктәп яшендә үк әти янында җир эшен белеп үстек, - ди Илгиз. - Сукалау буенча да беренче урыннарны ала идек".


    - Иренә булышыр өчен Рузалия трактор йөртергә махсус укып, "права" алды, - ди "Авангард" хуҗалыгы рәисе урынбасары Расыйх Яфизов. - Бездә комбайнчылар бер-берсенә булышып эшли. Ярдәм кирәк икән, үз эшләрен ташлап, башкаларга булышалар. Менә шул вакытта комбайн тик тормасын өчен, Рузалия үзе утырырга булды. Аларның комбайны бер минут та туктап тормый, чиратлашып эшлиләр. Яшерен-батырын түгел, көн буе эшләгәч, комбайнчылар ара. Ме­нә шундый вакытта Илгиз урынына хатыны утыра. Күрсәт­кечләре шуңа яхшы аларның.


    - Комбайнда эшләячәгемне белгәч, бөтен кеше аптырады, - ди Рузалия. - Әти-әниләр бу адымыма каршы килмәде, туганнар да сүз әйтмәде. Алты ел эшлим бит инде, хәзер күнегеп беттеләр.


    Әти-әниләре кырда эшләгән вакытта Илгиз белән Рузалиянең 8-10 яшьлек ике малайлары Мәскәүдәге әби-бабайларына кунакка китә икән.


    - Эшләргә бик кызык, - дип Рузалия, тагын бер кат безне гаҗәпкә калдырып, сүзен дәвам итә. Бу вакытта аның күзләрендә очкын кабына. - Белмим, кем ничектер, мин бу эштән рәхәтлек алам.


    Ә бит комбайнчы булу җи­ңел­ләрдән түгел. Биштә йокыдан торып, кичен тугыз-уннарда гына кай­тырга кирәк. Шулай булса да, зарланмыйлар. Моңа кадәр Рузалия белән Илгиз Исәк авылында яшәгән, берничә ел элек йорт салып, Буага күченгәннәр. "Без булмаган җирдә генә тормыш яхшы, - ди алар. - Быел безнең бергә яши башлаганга март аенда 15 ел булды. Зур шәһәрдә яшисеңме, авылдамы, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп гомер итү кирәк. Ачып керә торган үз ишегең булу - яшь гаилә өчен иң зур бәхет­ләр­нең берсе ул".

    Буа кызы Наилә

    - Беренче елны комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Аннан үзем иярли башладым, - ди Илгизнең энесе Илгизәр. - Яныма хатынны да алырга булдым. Мин иртә таңнан чыгам, Наилә балаларны бакчага илткәч, машина белән соңрак килә.


    Наилә дә олы килен Ру­залия­дән калышмый, анысының да техника йөртергә хокукы бар. "Авыр кырлар булганда мин аңа рульне бирмим. Комбайнда эш­ләү дигәч тә, аның үз нечкә­лекләре бар. Бөтен нәрсәне дә хатын-кызга ышанып булмый", - дип елмая Илгизәр.


    - Баштагы мәлдә комбайн бе­лән идарә иткәндә бераз куркыта иде. Хәзер ияләштем инде, алтынчы сезонны эшлим бит, - ди Наи­лә. - Ирем белән бергә эш­ләргә булгач, өйдәгеләр дә каршы килмәде. Икебез дә басуда булгач, авырлыклар белән дә очрашабыз, анысы да бик тиз үтеп китә, шөкер. Ике якның әти-әнисе булышкач, эшләргә була.


    - Янда якын кешең булу бик кирәк, - дип сүзен дәвам итә Ил­гизәр. - Янәшәңдә кеше булмаса, күзгә йокы төшә. Бергә булгач, уяу­лык арта. Иртә таңнан торгач, ардырган вакытлары да бар инде. Менә шул вакытта Наилә рульгә утыра.


    Илгизәр рульдә булганда, ком­байн тыгылганда, чистарту эш­ләре Наилә җилкәсенә төшә.


    - Бүген ирем рульне миңа бирми. Борчак сугабыз. Ул җиргә яткан, суктырырга авыррак. Җаен белеп бетереп булмый. Ирләре­без бу эштә безгә караганда остарак, - ди Наилә. - Һәр эшне ничек башкарганын карап торасың да шуннан отып каласың. Бер ияләнгәч, авырлыгы юк аның.


    Наилә тумышы белән авыл кызы булып саналса да, кечкенә чагында гаиләләре район үзәге Буага күченгән. Илгизәр белән Исәктәге әбисенә кунакка кайтып йөргәндә танышканнар. Илгизәр дә - белеме буенча юрист кеше, Наилә исә пешекче һөнәрен сайлаган. Тик язмыш галиҗәнаплары аларны да игенче иткән. Бүген Сөнгатов­лар­ның ике балалары бар. Олы кызларына быел 5 тулса, кечкенәсенә 2,5 яшь кенә икән әле.


    - Наилә беренче елын комбайнда эшләгәндә көмәнле иде, - дип искә ала Расыйх Әмирҗан улы. - Аның өчен бөтенебез борчылып тордык.


    Урып-җыю эшләрен тә­мам­лый да бала табарга китә Наилә. Балалар бик кечкенә вакытта да ул кырдан аерылмый. Бу вакытта сабыйларын каенанасы караган. Хәзер Буага күченгәч, оныклар күбесенчә Наиләнең әти-әнисе җилкәсенә калган.


    - Эшебез һава торышына бик бәйле, - ди Илгизәр. - Яңгыр яумаганда ничек тә эшләргә тырышабыз. Кояш кыздыра, эссе, дип ятып булмый. Яңгырларга китсә, эш тә артта кала.


    Наиләдән дә бу эшкә ничек кереп киттең, дип сорамый булдыра алмадым. "Безнең нәселдә ир-ат эшен башкаручы башка бер генә дә хатын-кыз юк. Әнигә әйткәч, үзең сайлаган эш, каршы килмим, диде", - ди ул.


    Көн-төн басуда яткач, бу гаилә үз бакчаларында әйбер үстер­ми­дер, дип уйлап ялгыша күр­мәгез, икесе дә үстерә. "Безнең бакчага чыккан юк, язгы чәчү вакытында кайтып кереп булмый. Бакча тулысынча Наилә өстендә", - ди Илгизәр. Ә менә үскән җиләк-җимешне, яшелчә­ләрне тозлау, маринадлау, кайнатмалар ясау эшләре әниләре җилкәсенә төшә икән. "Анысына безнең вакыт калмый", - ди Наилә.

    "Комбайнны артык куарга ярамый"

    Бер-берсенә булышып, ярышып эшли туганнар. Илгиз моңа кадәр иске комбайнда эшләгән. Быел аңа яңасын биргәннәр. "Беренче елны җай белән генә эш­ләргә кирәк, куарга ярамый", - ди Илгиз. Илгиз дә, Илгизәр дә "АКРОС" комбайнында эшли. Икесе дә быел 10ар мең центнер бөр­тек суктырган. Президент пре­мия­сенә дәгъва кылучы 200 комбайнчы арасына эләгү мөмкин­лек­ләре бар.

    Кышкы чорда да Сөнгатовлар хуҗалыкта эшли. Ир-егетләр кышын бөтен уңайлыклары булган җылы цехта комбайннарын тө­зекләндерсә, килендәшләрнең ике­се дә Буадагы колбаса цехына урнаша икән. Инде менә ничә еллардан бирле шулай. Ә хуҗа­лыктан алган икмәкне алар әти-әниләренә бирә. Өлкән Сөнгатов­лар шәхси хуҗалыкларында терлек асрап, ул-киленнәрен ит-сөт белән тәэмин итеп тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: