Буа коммуналчылары кар белән көрәшә
“Буа МППЖКХсы” (инженерлык челтәрләре) җәмгыяте, генераль директорының урынбасары Айрат Сафиуллин белдерүенчә, бүген кар чистарту техникасы иртәнге сәгать 3тә үк урамнарга чыгарылган.
Шәһәр урамнарын чистартуга барлыгы җиде берәмлек техника: автогрейдер, ике КДМ, дүрт трактор җәлеп ителгән. Ә тротуарларны мини трактор чистарта.
– Кар куярга урын бар. Бу тиз эри торган кар булырга тиеш. Ни булса да без кышның соңлаган сынавы белән көрәшергә әзер, - диде Айрат Илгизәрович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев