Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа коткаручылары бозда сак булырга чакыра

111 номерлы янгын часте начальнигы Расыйх Шәрәфетдинов әйтүенчә, көзге, ягъни тотрыклы суыклар башланганчыга кадәр боз нык булмый. Боз әле һәр җирдә дә тигез катмый. Ул башта яр буенда, сай, җилдән сакланган урында, аннан соң гына уртада барлыкка килә. Күлләр, буалар да елгаларка караганда боз белән тизрәк каплана. Бер кешегә боз...

111 номерлы янгын часте начальнигы Расыйх Шәрәфетдинов әйтүенчә, көзге, ягъни тотрыклы суыклар башланганчыга кадәр боз нык булмый. Боз әле һәр җирдә дә тигез катмый. Ул башта яр буенда, сай, җилдән сакланган урында, аннан соң гына уртада барлыкка килә. Күлләр, буалар да елгаларка караганда боз белән тизрәк каплана. Бер кешегә боз өстенә калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаганда керергә ярый. Шугалак ясау өчен ул 12 сантиметр һәм аннан күбрәк, елга-күлне җәяүле аркылы чыгу өчен 15 сантиметр, җиңел автомобиль белән керү өчен 30 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Бозлы суда кеше 10-15 минуттан үләргә мөмкин.
1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков походка, балыкка җыенганда һава торышы турында мәгълүмат белән танышырга, аяз көннең тиз арада кар-буранлыга әверелүен һәм адашу мөмкинлеген истән чыгармаска киңәш итә. Үзең белән кәрәзле телефон, фонарь, шырпы яки зажигалка алу мәслихәт. Адашканда тиз арада коткару хезмәтчелегенә хәбәр итәргә кирәк. Снегоход, башка транспорт тавышын ишеткәндә ут белән сигнал бирү сорала. Коткаручылар биргән сигналларны күргәндә, ишеткәндә аларга шалтыратып, ул урыннан кайсы юнәлештә булуны хәбәр итәргә кирәк, ара ерак булмаганда каршы барырга да була.

Фото: zheleznodorozhnynews.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 111 номерлы янгын часте начальнигы Расыйх Шәрәфетдинов әйтүенчә, көзге, ягъни тотрыклы суыклар башла...