Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа коткаручыларының бала мәетен судан чыгару ФОТОлары барлыкка килде

1 номерлы зона эзләү-коткару отрядыннан алынган мәгълүматларга караганда, аларга район эчке эшләр бүлегеннән Килдураз авылы янындагы күпердән 2 километр ераклыкта Зөя өстеннән мәет агып баруы турында кичә 13.55 сәгатьтә хәбәр итәләр. 14.30 сәгатьтә коткаручылар күпергә килеп җитәләр, көймәне суга төшереп, мәет табылган урынга юнәләләр. 16.05 сәгатьтә аны күпердән 7 километр...

1 номерлы зона эзләү-коткару отрядыннан алынган мәгълүматларга караганда, аларга район эчке эшләр бүлегеннән Килдураз авылы янындагы күпердән 2 километр ераклыкта Зөя өстеннән мәет агып баруы турында кичә 13.55 сәгатьтә хәбәр итәләр. 14.30 сәгатьтә коткаручылар күпергә килеп җитәләр, көймәне суга төшереп, мәет табылган урынга юнәләләр. 16.05 сәгатьтә аны күпердән 7 километр еркалыкта табып алалар һәм судан чыгарып, район тикшерү комитеты хезмәткәре А. Раймановка тапшыралар. Ул киемнәре һәм шәхси әйберләре буенча аның ике ай элек югалган Илназ Шабаев булу мөмкинлеген әйтә. Әлегә тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев