Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа “кызыл зона”да. Укытучылар конференциясендә моның сәбәпләре ачыкланды

Конференция белән җитәкчелек иткән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән рейтингны төп мисал итеп китерде. Кызганыч, Буа районы әлеге исемлектә "кызыл зонада" 39нчы урында исәпләнә. - Районга бирелгән акчаның иң күп өлеше мәгариф өлкәсенә тотыла. Башка районнар мәктәпләрне япканда, без яңаларын төзибез, ремонтлыйбыз, балалаларга спорт...

Конференция белән җитәкчелек иткән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән рейтингны төп мисал итеп китерде. Кызганыч, Буа районы әлеге исемлектә "кызыл зонада" 39нчы урында исәпләнә.

- Районга бирелгән акчаның иң күп өлеше мәгариф өлкәсенә тотыла. Башка районнар мәктәпләрне япканда, без яңаларын төзибез, ремонтлыйбыз, балалаларга спорт мәйданчыклары булдырырга тырышабыз. Безнең яктан барысы да эшләнә. Нишләп күрше районнарның мәктәпләре иң яхшылар исемлегендә, аларга караганда бездә шартлар күбрәк тудырыла, - диде ул.

Район башлыгы әгәр дә бер ел эчендә район мәгариф системасы алга таба үсеш алмаса, рейтинг төзүчеләр сүзе белән әйткәндә, "кызыл зона"дан чыкмаса, бу очракта аз комплектлы мәктәпләрне эшләтүнең мәгънәсе юк дип белдерде. Аннан район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков доклад ясады.

Соңыннан тәбрикләү тантанасы узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев