Байрак
  • Рус Тат
  • Буа өмәдән соң корреспондентлар күзлегеннән

    Апрель башыннан, елдагыча, санитар чистарту икеайлыгы старт алды. Оешма-предприятиеләр коллективлары үз территорияләрендә, беркетелгән урамнарда чәршәмбе, шимбә өмәләре үткәрәләр. Алардан соң шәһәрнең нинди йөз алуын без, редакция, телевидение хезмәткәрләре дә, карап чыгарга булдык.

    Безнең тирәдә өмәчеләр нык тырышкан: койма артында “яшеренгән” чүп-чар контейнерлары янында “таулар” хасил булган. МППЖКХ хезмәткәрләре ташып кына өлгерсен. Аларга эш бермә-бер артса да, урамнар күзгә күренеп чистарган. Кар астыннан чыккан сыра шешәләре, төрле пластик савытлар урыны-урыны белән генә күренгәли. Кайсыларын җыештыручылар юеш булганга ала алмаганнар, шул ук вакытта күп җирләргә яңаларын ыргытырга да өлгергәннәр. Кемнәрдер К.

    Маркс урамындагы хуҗасы кыш чыгарга читкә киткән 40 номерлы йорт каршын контейнер, дип уйлаган ахрысы. Пакетка тутырылган чүпне куеп киткәннәр. Аны этләр, җил тузгытып, тараткан. Ул тирәдә яшәүчеләр моның беренче тапкыр гына күзәтелмәвеннән зарланалар. Урамның ул өлешеннән дә, Горький урамыннан чистартучылар да узмаган бугай. Аның Болын урамы белән кисешкән чатында урнашкан 20 номерлы йортта яшәүче Җәүһәрия апа Әсәдуллина без аннан узганда капка төбен кипкән үлән-нән чистарта иде.

    – Ел саен яз башында чыгабыз. Беренче майга бар җир чиста булсын, дибез. Капка төбе генә бер хәл, йорт янындагы канаудан да чүп-чарны җыеп алам әле. Кыш буе ыргыталар бит, – ди өлкән яшьтәге апа.

    Юлның икенче ягындагы канауны чистартучы юк. Ул чүп базына әверелеп бара, дисәң дә ялгыш булмас. Тимер юл урамының вокзалдан соң Татар Буасына табан өлешендә дә чүпле. Шәһәрнең башка урамнарында берән-сәрән пластик савытлар, фантиклар аунап яткан чүптән кала мондый урыннарга тап булмадык. Буа элеваторы санитар чистарту үткәргән территориядә анысын да, кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың – ялт иткән. Андый урам-территорияләрне шактый санарга була. Күп урамнарда агачлар да матурлап киселгән. МППЖКХ хезмәт-кәрләре аларны ташу белән мәшгуль. Бордюрларны, агачларны агартучылар да бар. Без күргәннәрдән, туган якны өйрәнү музее, Буа дәүләт драма театры, “Йолдызкай” балалар бакчасы, Р. З. Сәгъ-диев исемендәге мәктәп – шундыйлардан. Аларда җыештыручыларның өмәгә чүп калдырмауларын – территориялә-рен ел әйләнәсе чиста тотуларын әйтәсе килә.

    Оешма-предприятиеләргә урамнар беркетелсә дә, аларда яшәүче һәр хуҗа кемнеңдер килеп эшләгәнен көтеп ятарга түгел, ә йорты тирәсен үзе җыеш-тырырга тиештер. Көтүчеләр булса да, икенчеләре барыбер күбрәк. Үз яшәгән җиреңне чиста тоту һәр кешенең канына сеңгән булырга тиеш. Җыештырган түгел, чүпләмәгән җирдә чиста була, ди-ләр бит. Күпме генә сөйләсәк тә, моңа ирешә алмыйбыз, шуңа да ел саен санитар чистарту икеайлыгы чисталык мә-дәнилеген ни икәнен белмәгәннәр ыргыткан пластик шешә-стаканнар җыю өчен генә оештырыла кебек...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: