Байрак
  • Рус Тат
  • Буа мәдәният йорты каршында хатын-кызны бәрдерү буенча җинаять эше кузгатылды

    26 март көнне көндез 1941 елгы буалы хатын-кызны дәваханәгә китерәләр.

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул район мәдәният йорты каршында “ВАЗ-2115” автомобиле бәрдерү нәтиҗәсендә авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган була. Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык фактларын ачыклагач, бу очрак буенча җинаять эше кузгаттылар.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: