Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа медучилищесы студентлары Татарстан символын яклап флешмоб оештырдылар (ВИДЕО)

Татарстан 200 сумлык купюрада үз символын уранаштыру өчен көрәшне дәвам итә. Кичә Россия Банкының киләсе елдан әйләнешкә керүче 200 һәм 2000 сум банкноталарына символларны сайлауның өченче этабы старт алды. Бүген сайтта тавыш бирү дәвам итә. Буа медицина училищесы укытучылары һәм студентларны булачак 200 сумлык купюрага Татарстан символын урнаштыруны яклап флешмоб...

Татарстан 200 сумлык купюрада үз символын уранаштыру өчен көрәшне дәвам итә. Кичә Россия Банкының киләсе елдан әйләнешкә керүче 200 һәм 2000 сум банкноталарына символларны сайлауның өченче этабы старт алды. Бүген сайтта тавыш бирү дәвам итә. Буа медицина училищесы укытучылары һәм студентларны булачак 200 сумлык купюрага Татарстан символын урнаштыруны яклап флешмоб үткәрделәр.
Буа шикәр заводы паркында оештырылган чарада 100ләп кеше катнашты. Аны оештыру инициативасын уку йорты җитәкчелеге күтәреп чыкты. Моңа кадәр училищеда Татарстан символлары өчен тавыш бирүне агитацияләү акциясе узды. Шундый ук эчтәлекле акцияне коллектив буа электр челтәрләрендә дә оештырды. Студентлар шәһәрнең 1 һәм 2 номерлы поликлиникасына килүчеләрне дә Татарстан символлары өчен тавыш бирергә өндәделәр.
Видеоның авторы Рамил Төхвәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев