Байрак
  • Рус Тат
  • Буа мөхтәсибәте уяулыкны югалтмаска чакыра

    Шушы көннәрдә Буа шәһәре мәдрәсәсендә районның власть структурасы органнары вәкилләре, дин әһелләре, авыллар имамнары белән укулар узды. Анда мөхтәсиб Ильмир хәзрәт Хәсәнов соңгы вакытта дөньяда булган террорлык актларының куркынычлыгы, алардан саклану мөһимлеге турында чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, монда һәркемнең игътибарны югалтмавы мөһим. Бигрәк тә район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда...

    Шушы көннәрдә Буа шәһәре мәдрәсәсендә районның власть структурасы органнары вәкилләре, дин әһелләре, авыллар имамнары белән укулар узды. Анда мөхтәсиб Ильмир хәзрәт Хәсәнов соңгы вакытта дөньяда булган террорлык актларының куркынычлыгы, алардан саклану мөһимлеге турында чыгыш ясады.
    Аның сүзләренә караганда, монда һәркемнең игътибарны югалтмавы мөһим. Бигрәк тә район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда мәчетләргә, хуҗалыкларга шикле кешеләр керсә, алар белән аралашмаска кушылды.
    -Ислам дине кануннарында юлда калган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәклеге әйтелә. Бүген бу куркыныч булырга мөмкин. Мәчетләргә каравылчы билгеләргә, чит кешеләрне кертүне чикләргә кирәк,- диде Ильмир хәзрәт. Анда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында да искәртелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: