Байрак
  • Рус Тат
  • Буа мөхтәсибенең Казандагы төзәтү колониясенә бару сәбәбе билгеле

    Рамазан ае алдыннан район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов җитәкчелегендәге мөселманнар Казанның 2 номерлы төзәтү колониясендә булып кайтты.

    Хәзрәт моны үзенең Инстаграмдагы битенә куйган. Аның әйтүенчә, район мөселманнары колониядә утыручыларга (арада буалылар да бар) Рамазан аенда ифтар кылу өчен якынча 10 мең сумлык азык-төлек илтеп тапшырганнар. Мондый хәйрия эше тагын дәвам итәчәк, диде хәзрәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: