Байрак
  • Рус Тат
  • Буа мәктәпләрендә укучыларга пешерелгән азыкны әти-әниләр дә ашап караячак (фото)

    Районда соңгы вакытта социаль челтәрләрдә ата-аналар, аеруча шәһәр мәктәпләрендә әзерләнгән ризыкларның сыйфатыннан зарланып  яздылар.

    Район башлыгы Ранис Камәртдинов бүген мәктәпләр директорлары, ашчылар һәм мәктәпләрдә туклануны оештыручы  Казанның “АБК-Пэймент” җәмгыяте җитәкчелеге белән бергә “түгәрәк өстәл” артында очрашты. “Ни өчен әти-әниләр, балалар мәктәпләрдә ашату сыйфатсыз дип, зарлана? Моның сәбәбен өйрәнеп, кимчелекләрне бетерү бурычы тора”, - диде ул.

    Төп проблема шунда: әзерләгән ризыкны кайбер көннәрдә балалар бөтенләй ашамый. Мәктәп директорлары менюда кайбер ризыкларны алмаштыруны сорады.   “АБК-Пэймент” җәмгыяте белгечләре исә мәктәп менюлары бала организмы өчен кирәкле матдәләрне исәпкә алып төзелә, диләр. Шуңа күрә һәр көнне бала яраткан ризык кына әзерләү мөмкин түгел. Мәсәлән, атнага беничә тапкыр сосиска!

    “АБК-Пэймент” проекты җитәкчесе Гөлнара Хәсәнова, җибәрелгән продукцияләрнең сыйфаты барлык таләпләргә җавап бирелгәненә ышандырды.  Очрашу ахырында шундый нәтиҗәгә килделәр. Ике атна дәвамында мәктәпләрдә әти-әниләр комитетыннан берничә кешене һәр көнне  дегустациягә чакырачаклар. Балаларга әзерләнгән ризыкны ашап,    фикерләрен әйтәчәкләр. Ике атнадан соң   “АБК-Пэймент” җәмгыяте җитәкчелеге белән районда кабат сөйләшү узачак. Монда әти-әниләр фикерләрен дә исәпкә алып, “АБК-Пэймент”җәмгыяте белгечләре белән берлектә менюны яңадан карау күздә тотыла. Ранис Камәртдинов район мәгариф идарәсе, уку йортлары җитәкчелегенә кабат әлеге темага әйләнеп кайтканчы әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә булырга, барлык проблемаларны өйрәнергә чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: