Байрак
  • Рус Тат
  • Буа полицейскийларына ялганлаган хатын-кызны ни көтә?

    Быел гыйнвар аенда 42 яшьлек хатын-кыз исерек килеш полицейскийларны алдарга керешә. Ул район эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлегенә шалтыратып билгесез затлар аның квартирасыныың тәрәзәсен ватуы турында әйтә. Әлеге мөрәҗәгать буенча килгән хокук сакчылары хатынның ялган хәбәр ирештерүен аңлагач, ул сүзне икенчегә бора - танышының 5 мең сум күләмендә акча...

    Быел гыйнвар аенда 42 яшьлек хатын-кыз исерек килеш полицейскийларны алдарга керешә. Ул район эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлегенә шалтыратып билгесез затлар аның квартирасыныың тәрәзәсен ватуы турында әйтә. Әлеге мөрәҗәгать буенча килгән хокук сакчылары хатынның ялган хәбәр ирештерүен аңлагач, ул сүзне икенчегә бора - танышының 5 мең сум күләмендә акча урлавы хакында әйтә. Тикшерү барышында бу хәбәрнең дә дөрес түгел икәнлеге ачыклана. Хәзер ялганчының эшен суд караячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: