Байрак
  • Рус Тат
  • Буа полициясе квартира басучыларны эзли

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, беренче ике факт шәһәрнең Арефьев урамында була. 7 июль көнне 1946 елгы ир-ат квартирадан 28 мең сум акча урлап чыгуларын хәбәр итә. Шул ук көнне 1942 елгы хатын-кыз 24500 сум акчасы югалуын әйтә. Икенче көнне мондый хәл Ефремов урамындагы күпкатлы йортта да була....

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, беренче ике факт шәһәрнең Арефьев урамында була. 7 июль көнне 1946 елгы ир-ат квартирадан 28 мең сум акча урлап чыгуларын хәбәр итә. Шул ук көнне 1942 елгы хатын-кыз 24500 сум акчасы югалуын әйтә. Икенче көнне мондый хәл Ефремов урамындагы күпкатлы йортта да була. 1944 елгы хатын-кызның квартирасыннан 6100 сум акчасын урлыйлар. Барлык очракларда да квартира ишекләре ачык калган була. Бу фактлар буенча җинаять эше кузгатылды.

    Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге буалыларга мөрәҗәгать итә: бу фактлар буенча катнашы булучыларны күрүчеләр, белүчеләр булса, 3-12 -88 телефон номерлары буенча кизү тору бүлегенә шалтыратуыгыз сорала. Анонимлык гарантияләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: