Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа полцейскийлары авылдагы биналарга да “бомба” куйды (фоторепортаж)

Полициянең участок вәкиле Александр Марков аны авылдагы дәүләт учреждениесе бинасына куйды. Ул вакытта техник хезмәткәрдән башка бер кеше дә калмаган иде. Аның әйтүенчә, ул өстәлдәге таныш түгел пакетны күргән, берәрсенеке онытылып калган дип уйлаган. Участок вәкиле аңардан киләчәктә сак булуын, таныш түгел предметлар, пакетлар куелганда, кичекмәстән, "02" хезмәтчелегенә шалтыратырга кушты....

Полициянең участок вәкиле Александр Марков аны авылдагы дәүләт учреждениесе бинасына куйды. Ул вакытта техник хезмәткәрдән башка бер кеше дә калмаган иде. Аның әйтүенчә, ул өстәлдәге таныш түгел пакетны күргән, берәрсенеке онытылып калган дип уйлаган. Участок вәкиле аңардан киләчәктә сак булуын, таныш түгел предметлар, пакетлар куелганда, кичекмәстән, "02" хезмәтчелегенә шалтыратырга кушты.

Ә менә "бомба" муляжы куелган киләсе сәүдә ноктасының сатучысы шулай эшләде дә. Александр пакетны ишек төбендәге урындыкка куеп калдыргач, сатучы озак кына кемнеке икән бу, дип тыз-быз чабып йөрде. Аннан участок вәкиленә шалтыратты. Анысы исә "02" номеры буенча хәбәр бир, дип киңәш иткән.

Киләчәктә полицейскийлар район халкының уяулыгын тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев