Буа продукциясе — Казан ярминкәсенең горурлыгы
Кичә, бүген, иртәгә

Буа продукциясе — Казан ярминкәсенең горурлыгы

Казанда, Батыршина урамында ял көне ярминкәсе эшләде

Биредә барысын да табарга була: хуш исле яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән алып, яңа савылган сөт продуктларына кадәр.

Бу базарда Буа авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алып килгән ризыклар аерым урын алып тора. 

Башкала халкы алардан продукцияне бик теләп сатып ала — чөнки ул үзенең сыйфаты һәм табигый булуы белән дан тота. Кешеләр ризыкларның районыбызның экологик яктан чиста җирләрендә үстерелүен югары бәяли.

«Буа шикәре» продукциясе аеруча зур популярлык белән файдаланды. Безнең продукция артыннан чират көн буе бетмәде. Сатып алучыларның безнең брендны белеп һәм аңа ышанып, кабат килүләрен күрү аеруча күңелле.

Фермерларыбыз өчен бу — бары тик уңышны сату гына түгел, ә җиребезнең никадәр бай булуын Татарстан халкына күрсәтү мөмкинлеге дә. Һәр сатып алучы иң яңа һәм тәмле ризыкны турыдан-туры бакчадан яки җитештерүчедән алганын белеп, канәгать булып китте.


Нет комментариев