Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов күпфатирлы йортлар буенча өлкәннәр һәм коммуналь хезмәтләр вәкилләре белән очрашты.
Төп мәсьәлә-һәр кеше өчен актуаль булган территорияләрне төзекләндерү. Ул билгеләп үткәнчә, проблемаларның бер өлеше инде хәл ителгән, ә башка юнәлешләр буенча эш дәвам итә. Ишегалдын яшелләндерүгә аерым игътибар бирелде.

Район башлыгы сүзләренчә, сүздән эшкә күчәргә вакыт җиткән. Администрация 2000 үсенте алырга планлаштыра һәм утырту материалы бирергә әзер. Әмма Камәртдинов процесска аңлы рәвештә килергә, нормативны үтәргә генә түгел, ә чын яшелләндерү марафонын оештырырга чакыра. Ул халыкка күршеләре белән берләшергә, туры килгән урыннарны сайларга һәм агачларның үсеп китүе өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга тәкъдим итте.
-Күз алдыгызга китерегез: бүген сез утырткан агач берничә елдан балаларыгыз өчен күләгә, гаилә өчен ял итү урыны һәм сезнең ишегалды тарихының бер өлеше булачак", — дип ассызыклады район башлыгы.
Ул проектка кушылырга теләүчеләрдән гаризалар җыюны башлап җибәрде, шәһәрне бергәләп яшелләндерергә өндәде.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев