Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Иске Суыксу авылы Сабан туе бәйрәме быел да елның иң шәп бәйрәме булып тарихка кереп калды

Буа районы Иске Суыксу авылы Сабан туе бәйрәме быел да елның иң шәп бәйрәме булып тарихка кереп калды

 

Авыл башында узачак Иске Суыксу Сабан туе бәйрәме мәйданы өйлә намазыннан соң барысын да каршы алды. Һәрбер детале уйлап, зур җаваплылык белән оештырылган бәйрәм булды ул. Быел да Суксулылар зурдан купкан быел да - уеннарда искиткеч бүләкләр. Телевизор, ниндидердер быелмалар, электрон товарлар.

Шул арада бәйрәмгә кунаклар да кайтып җитте. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллинны һәм район хакимияте башлыгы Ранис Камәртдиновны һәм әлеге чарага килгән һәрбер кунакны чәкчәкләр белән каршы алдылар.

Аннан җырлы-биюле тамашадан соң, Сабантуй колагына сөлге бәйләп, бәйрәме ачык, дип игълан иттеләр.

Кунакларны һәм Авыл көненә килгән һәрбер катнашучыны Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов сәхнәдән сәламләде. Ул Иске Суыксу авылына, аның тырыш халкына соклануын белдерде һәм бәйрәмне оештыручыларга бүләкләр тапшырды. Аннан авыл имамы Линур хәзрәт сүз алып, теләкләрен ирештерде.
Авылда гомер итүче, быел бергә яшәп түгәрәк юбилейларын билгеләп үтүчеләр сәхнәгә күтәрелделәр. Шулай ук оештыручылар СВОда хезмәт итүче авылдаш егетләренә дә бүләк әзерләгән иделәр. 

Мәйданда шул ук вакытта көрәш башланып китте. Уеннарның төп хөкемдары, үзе дә көрәшче булган Рамил Җамалетдинов белдерүенчә, келәмдә балалар һәм  өлкәннәр төрле авырлык категориясендә көрәштә катнаша.  Кунаклар һәм Иске Суыксу авылының үз батыры  аерым билгеләгәчәк, диде хөкемдар. Авыл көнендә уеннар бик күп оештырылган иде. Иң халыкны җәлеп иткән уен - ат арбасына капчык-капчык ашлык төяп тарту булды. 

Барлык уеннарда җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды, кич сәхнәдә Фирдүс Тямаев, Илмира Нәгыймова кебек йолдызлар җырлады. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев