Бу көннәрдә Буа мөхтәсибәте традицион иганәчелек чарасына — гошер-сәдака җыю акциясенә старт бирде.
Әлеге күркәм гамәл кышка әзерлек барышында мохтаҗларга, ятимнәргә һәм социаль якланмаган гаиләләргә ярдәм күрсәтүне күздә тота.
Акция кысаларында район халкы үзләренең бакча-кырларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш һәм бал уңышыннан өлеш чыгарып, аны мохтаҗлар белән бүлешә. Узган еллардагы кебек, быел да халык күпләп бәрәңге, кишер, аш чөгендере һәм суган алып килергә нотыла. Бу ризыклар исә мәчет-мәдрәсәләр каршында эшләүче ифтар ашлары оештырганда яки аз тәэмин ителгән гаиләләргә таратканда бик урынлы булачак.

Уңышларын сәдака итеп тапшырырга теләгән һәркем үзенең бүләкләрен Буа мәрәсәсенә (мәдрәсәсенә) китерә ала. Иганәчеләрнең юмартлыгы авылдашларыбызның тормышын бераз булса да җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.
Хөрмәтле райондашлар! Игелек кылырга ашыгыйк. Гошер-сәдака кампаниясе 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Үзегезнең артык уңышыгызны игелекле эшкә юнәлтергә чакырабыз.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев