Буа районында яңа зират та булачак
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында яңа зират та булачак

Искесендә җирләргә санаулы урыннар гына калган.

Искесендә җирләргә санаулы урыннар гына калган. Яңасы да ерак түгел, авыл кырыенда гына урнашкан. Аның җирен 2,3 гектар мәйданда бүлеп алганнар. Тиздән тимердән капкасын ясарга тиешләр. Киләсе елга кирпечтән янкорылмалары ясарга, коймаларны тота башларга тиешләр. Күптән түгел генә аңа бара торган юлны ясаганнар. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов белдерүенчә, анысы дәүләт ярдәме белән гамәлгә ашырылган.

– Авылда ремонтланмыйча калган бер баткак юл участогы бар иде. Алдан аңа сары балчык, ком-таш түшәттек. Чөнки ул юл да кирәк. Кешеләр кирәк-ярагына барганда, шуның аша узалар. Шулай итеп, быел Иске Лашчыда шактый эшләр башкарылды. Ә яңа зиратның коймаларын киләсе елларга тотып бетерергә планлаштырабыз, - диде Зөлфәт Зөфәр улы.

Иске Лашчыны бер юл гына аерып торган Килдураз авылында да зират мәйданын киңәйтү эшләре барган. Авыл халкы үзләре өмә ясап, территориядә үскән агачларны чистартканнар, экскаватор белән тамырларын казытып алдырганнар, җыйганнар, чистартканнар. Хәзерге көндә үзара салым акчасына тимер челтәр белән зират коймаларын тоталар. Шул рәвешле ике авылда да мәңгелек йортлар яңартылган.

А в ы л җ и р л е г е н ә кергән башка авылларда да үзара салым акчасына эш кайный. Казмада алдагы елларда гел авыл юлларын яңартсалар, быел алар да зиратны караганнар – территориясен җентекләп чистартканнар. Өчмунчада исә юл проблемасы бетеп җитмәгән булган – бер урамына комташ түшәгәннәр. Бәбки авылында уртак акчага урамнар яктыртылачак – утлар куйдырырга тиешләр. Монда узган елларда аеруча күп эшләр эшләнгән. Район мөхтәсибәте, Фәһим хәзрәт Сөләйманов инициативасы белән чишмә ясалган, мәчет салынган һәм күл чистартылып, ял итү зонасы булдырылган. Элек чытырманлык үскән урында шундый төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсен күреп, авыл халкы да, килгән кунаклар да шатланганнар. Кабаланда яңгыр яугач килеп туган проблеманы хәл итәләр. Биредә грунт сулары, агып китә алмыйча, җыелып яткан. Чөнки су юлын агачлар үсеп каплаган, аларны тамырлары белән бергә чистартырга карар кылганнар.

– Халык җыенында Кабалан һәм Бәбки авылларында яшәүчеләр, пропискада торучылар үзара салым акчасын 2 мең сум итеп бирергә хәл иттеләр. Ә болай җирлек буенча тугызынчы ел рәттән халык акчаны тулысынча 100 процент итеп җыя, - диде Зөлфәт Әхәтов.

Озын сүзнең кыскасы, районның кечкенә авыллары да төзекләндерелә, матурлана. Халык моңа акчасын да, көчен дә кызганмый. Тырышларга дәүләт тә ярдәмен бирә.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев