Буа районында йомшак тиреле җәнлекләрне аулауга рөхсәт бирелә башлады
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында йомшак тиреле җәнлекләрне аулауга рөхсәт бирелә башлады

Күптән түгел райондагы гомуми файдаланудагы аучылык биләмәләрендә йомшак тиреле җәнлекләрне аулауга рөхсәт документлары бирелә башлады.

Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлегенең Буа районы буенча начальнигы Игорь Иванов белдерүенчә, аулау чоры 15 сентябрьдән башланып, 28 февральгә кадәр дәвам итә.

Алда атап кителгән җәнлек төрләреннән безнең районда соры куян һәм төлкеләр генә бар. Ак куян да исәптә тора, тик аларны ауларга ярамый, Кызыл китапка кертелгәннәр. Аннары аларның саны да аз. Ә соры куяннарның, киресенчә, саны арткан. Районның баш аучысы сүзләренә караганда, узган ел кышкы маршрут исәпләве буенча 990 баш куян булса, быел исә 1137әү булган. Ә төлкеләрнең саны еллар буена да әллә ни күп үзгәрмәгән, якынча 150 баш төлке бар, дип санала.  Беренчесенә, ягъни соры куянга, бер юллама нигезендә 3 башка кадәр ауларга (көнгә берне) ярый, ә төлкеләргә рөхсәт ителгән күләм билгеләнмәгән.

 

– Аулау сезонында без еш кына рейдларга чыгабыз. Кагыйдәләрне бозмасыннар иде. Узган ел республикада куяннарны транспорттан атуның ике очрагы теркәлде. Закон бозучыларның кораллары, машиналары конфискацияләнде. Контрольсез ау булырга тиеш түгел, - диде Игорь Юрьевич.

Аның белдерүенчә, һәрбер ау сезонында рөхсәт бирелсә дә, аларның кисәк кенә баш саны кимүенә дә юл куймаячаклар. Узган елларда, мәсәлән, Чүпрәле районында мондый проблема булган, алар, бу сәбәпле, ауга рөхсәтне туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Кышын куяннар ачтан һәлак булмас өчен өстәмә чаралар күреләчәк – тиздән аучы хуҗалыклар хезмәткәрләре озын колакларга һәм урманда яшәүче башка хайваннарга махсус җимлекләр куеп чыгачаклар. Аларга “Зөя буйлары” заказникта эшләүчеләр ярдәм итәчәк.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев