«Кыят — Күгәлнә — Тонширма» автомобиль юлының Кыят елгасы аша салынган күперендә төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнде.
Объектта гамәлдәге күпернең төп конструкцияләрен демонтажлау, терәкләр төзү, рәшәткә (пролетное строение) монтажлау, ярдәмче диварлар ясау, күпер полотносын дамба белән тоташтыру, күпергә якын килү юлларын төзү, деформация җөйләрен ремонтлау, күпердә оештырылган су агызу системасын булдыру, дамба ныгыту, шулай ук юл хәрәкәтен оештыру чараларын урнаштыру һәм җирләрне рекультивацияләү буенча эшләр башкарылды. Моннан тыш, «Челтәр компаниясе» АҖ 10 кВ электр үткәргеч линияләренең челтәрләрен үзгәртеп кору эше дә үтәлде.
Күперне ремонтлау чорында автотранспорт хәрәкәте вакытлыча әйләнеп уза торган юлдан оештырылды, анда да юл хәрәкәтен оештыру чаралары урнаштырылды.
Ремонт участогының бөтен озынлыгы буенча горизонталь юл билгеләре сызылган. Проектлаучы: «ПКБ «Опора» ҖЧҖ. Генеральный подрядчы: «СОРС» ҖЧҖ.
Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарылды.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев