Буа районыннан булган таксист җырлап Казан, Татарстан халкының күңелен күтәрә
Ике һөнәрле: җырчы һәм таксист егет ул
Ринат Ибраһимов Киров өлкәсендә туган, 5 яшендә Буа районының Кырык Садак авылына күченеп кайтканнар. Әтисе дә, әнисе дә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. “Әни сыер савучы, әти тракторчы булып эшләде. Шуңа күрә мин дә балачактан авыл тормышының нәрсә икәнен белеп, күреп үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Буага ветеринария техникумына мал табибы белгечлегенә укырга кердем. Дөресен әйткәндә, мин 17 яшемә кадәр җырлый белүемне, сәләтем барлыгын белмәдем. Техникумда укытучылар иҗади чараларда катнашырга активистлар эзләгәндә барыбызга да “В лесу родилась елочка”ны җырлаттылар. Сорагач, җырладык инде. Укытучылар: “Матур җырлыйсың”, – димәсә, гомумән, тавышым барлыгын да белмәс идем, – дип сөйләгән “Шәһри Казан” журналистына Ринат.
Ринат Ибраһимов катнаш гаиләдә үскән: әтисе – татар, ә әнисе – рус. “Минем телем русча ачылды. Ә татар телен авылга күченеп кайткач кына өйрәндем. Гомумән, татарча сөйләшми идем. Бер ел эчендә дәү әни тырышлыгы белән татар малаена әйләндем, – ди Ринат.
Такси хезмәтенә Ринат очраклы гына эләгә. Зур шәһәргә күчкәч, акча эшләп тору өчен генә урнашкан булса да, хәзер инде 7 ел руль артында. Хезмәтен төрләндерү, күңеллерәк итү өчен дә шәп алым сайлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев