Буа районыннан “инспектор-медик” Наил Гайнуллин ДТПларда “Ашыгыч ярдәм” бригадасына булыша
Быел билгеләп үтелүче Россия дәүләт автоинспекциясенең 90 еллыгы уңаеннан чираттагы язмабызны тәкъдим итәбез.
Ул – район ЮХИДИ бъүлекчәсендә административ законнарны үтәү инспекторы булып эшләүче Наил Гайнуллин. Бүлекчәдә иң өлкәне – 32 ел хезмәт итүче тәҗрибәле инспектор. Аның артыннан эшкә килгән хезмәткәрләрнең остазы, ярдәмчесе дә.
Булачак инспектор туган авылы Норлат мәктәбен тәмамлагач, Буа медицина училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, армиягә киткәнче Кыр Энәле авылында фельдшерлык-акушерлык пунктында эшли башлый. Солдат хезмәтен үтәп кайткач, аңа әтисенең бертуганы район милициясе ветераны Җәгъфәр Гайнуллин милициягә эшкә чакыра. Егетне артык кыстарга кирәкми, абыйсына карап, гел милиционер хезмәтенә кызыгып йөргән Наил берсүзсез риза була. Аны район эчке эшләр бүлегендә юл-патруль хезмәтчелегенә кабул итәләр. ДАИ подразделениесенең төрле вазифаларында хезмәт куя, соңгы елларда административ законнарны гамәлгә ашыру өстендә эшли. Ә бу подразделениедәге иң катлаулы, иң җаваплы хезмәтләрнең берсе. Барлык законнарны белеп, төрле юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучылар белән эшләү һәм бетмәс-төкәнмәс кәгазь эше. Аларны барысын да тыңлап сөйләшәсе, дөрес итеп рәсмиләштерәсе бар. Моның өстенә әле ДТПларга да чыга.
– Бик күп авария булган урыннарга барганым булды. Инде 32 ел шул юнәлештә эшләсәм дә, юлдагы үлемнәргә ияләшеп булмый. Саксызлык, ашыкканлык аркасында гомерләр өзелә. Яраланганнарны алып калып була әле, кайчак “Ашыгыч ярдәм” бригадасына үзем дә булышканым – яра бәйләгәнем, жгут салганым бар. Медик булуым файдага китә, - дип сөйләде ул.
Югалтулар дигәннән... 2002 елның 4 февралендә Ульяновск частеннән коралланып качкан дезертирларны тоткарлау көнне әле дә онытмаган ул. Ул көнне район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Сәлахов барлык составны торгыза һәм һәрберсен шәһәр, район буенча таратып, постларга куя. Яшь инспектор Наил Гайнуллинга шәһәрнең Космовский-Энергетиклар урамы чатында кизү тора. Әгәр дә кораллы җинаятьчеләрны күрсә, ул уяу булырга тиеш. Шунда бүлекнең “УАЗ” автомобилен күреп кала. Тәрәзәдән хезмәттәше Шамил Аборахманов тәрәзәдән кул селтәп китә. Буа милиционерларының Лашчы станциясе ягына дезертирларны тоткарларга барышы була. Озакламый Буа егетләрнең һәлак булуы, яраланулары турында хәбәр килә. Шамил Абрахманов белән аларның ул соңгы сәламләве була.
– Шамилнең кул селтәве әле дә күз алдымда. Без бүлектәге барлык егетләр хезмәттәшләрне югалтуны авыр кичердек, - дип әрнеп искә ала ул.
Менә шулай югалтулар, табышлар белән 32 ел буе юл сагында торган инспектор ул. Табышлар дигәннән, анысы да аз түгел – гаиләсе, якыннары, туганнары янында. Шулай ук аны хөрмәт итәләр, киңәшләшәләр.
Эштән кайткач, тынычлыкта ял итәргә ярата. Ә иртән... иртән тагын яраткан эшенә бара, шушы һөнәрне сайлаганга бер генә дә үкенгәне юк аның.
Соңгы сүз итеп, Наил Васил улының милиционер-полицейскийлар династиясеннән икәнен атап үтәргә кирәк. Аларның династиясенең гомуми стажы 175 елга җыела. Бу уңайдан быел барысын да Татарстан Эчке эшләр министрлыгына чакырдылар.
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев