Буа районыннан Петровлар милли киемнән сайлауга бардылар
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан Петровлар милли киемнән сайлауга бардылар

Чуаш Киштәге авылының мәдәният йортында 1230 номерлы сайлау участогы эшли.

Халык бик актив, күбесе иртәнге якта сайлап куя. Төрле мәдәният хезмәткәрләре Тамара һәм Петровлар чуаш милли киеменнән килгәннәр.

– Ел саен барабыз. Без үзебезгә, балаларыбызга якты киләчәк сайлыйбыз. Клубта берничә балалар түгәрәге эшләп килә. Алар төрле музыка уен коралларында уйныйлар. Исән-сау булып, бәхетле яшәсеннәр, - диде Тамара Петровлар.

Петровлар шулай ук Буа районында төрле милләт вәкилләренең дус яшәвен дә билгеләп үттеләр.


Нет комментариев