Ярты гасырга якын яңарту күрмәгән Кыят авылы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре гөрли.
Ремонт быел гыйнвар аенда башланган. Ул 748 квадрат метр мәйданда бара.
Район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, биредә подрядчылар – җирле “Төзелеш технологияләре” һәм Казанның “ЧистоКлад” оешмалары. Бу яңартуга “Мәдәни билгеләнүдәге объектларны капиталь ремонтлау” республика программасы нигезендә 39 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Эш кайнаган урында без дә булып кайттык. Әлегә анда эчке ягында – ике катта да төзекләндерү эшләре җәелдерелгән. Безне мәдәният йорты хуҗалары – Нина Степанова белән Людмила Бекина каршы алдылар. Йозлэрендэ шашлык балкый.
– Бу ремонт безнең өчен могжиза кебек. Ничек көткәнебезне белсәгез иде! Үзебез карап йөрибез, үзебез әле дә ышанмыйбыз, - диделәр, шатлыкларын яшерә алмыйча.
Моңа кадәр клубның нинди хәлдә булганын да искә алдылар. Салкын булуы, су үтүе, электр системасының яхшылап эшләмәве, чери башлаган идәннәре, диварларның ярылу башлавы үзәкләренә үткән. Ә хәзер шул элеккегедән бары тик сәхнә белән тамаша залы гына калган. Калганнары ялтырап тора: диварлар яңа, милли орнаментлар, дизайнерлык сурәтләре төшерелгән. Беренче катта каравыл пункты, гардероб, бию залы, административ бүлмәләр. Икенче катта авыл музее урын алачак. Кыятлыларның борынгы тормышын, гореф-гадәтләрен чагылдырган экспонатлар шактый. Шунда ук “Безнең заман геройлары” дигән күргәзмә дә урын алачак.

Кыскасы, бу кадәр уңайлыклар тудырылган мәдәният йорты тагын да тулырак көч белән эшләп китәр, дип көтәләр. Болай да аннан халык өзелми икән.
– Безгә Тоншерма, Яшевка, Рус Киштәге авылларыннан киләләр. Биредә 11 түгәрәк эшләп килә. Алар вокал, бию, халык театры юнәлешендә чыгыш ясап, күп кенә призлы урыннар алдылар. Ремонт беткәч, аларга тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачылачак, - диде мәдәният йорты директоры Нина Степанова.
Эчке эшләр беткәч, фасадны ясарга керешәчәкләр. Шулай ук бинаның тирә-юнен дә төзекләндерәчәкләр. Бирегә халык сукмагы суынмас, дип көтелә.

Нет комментариев