Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу ничек бара?

Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу ахырына якынлаша. 25 октябрьгә ул барлык мәйданның 89 процентында җир өстенә чыгарылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, аны казу "Авангард" агрофирмасында, "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2, 3, 4 номерлы филиалларында,"Ямбулат"та төгәлләнгән, "АгроНур"да соңгы гектарларда бара. Бу көнгә барлыгы 312 мең тоннага якын...

Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу ахырына якынлаша. 25 октябрьгә ул барлык мәйданның 89 процентында җир өстенә чыгарылды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, аны казу "Авангард" агрофирмасында, "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2, 3, 4 номерлы филиалларында,"Ямбулат"та төгәлләнгән, "АгроНур"да соңгы гектарларда бара. Бу көнгә барлыгы 312 мең тоннага якын чимал казылган. Әлегә һәр гектардан уртача уңыш 384 центнер тәшкил итә. "Ямбулат"та ул 760, "Авангард"та - 530, "Коммуна"да 400 центнерга тиң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу ахырына якынлаша