Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы мөхтәсибе Ильмир Хәсәнов: “Корбан гаетенә килүчеләр мәчетләргә сыймаска мөмкин”

Диния Нәзарәте 31 июль көнне Корбан гаетен мәчетләрдә укырга рөхсәт итте. Бу уңайдан  район мөхтәсибе Ильмир Хәсәнов  буалыларга мөрәҗәгать белән чыкты.

- Районда Корбан гаете көнне мәчетләр ачык булачак. Намазга барлык мөселманнарның маска-пирчәткәләрдән булулары, үзләре белән намазлык алып килүләре сорала. Мәчеткә кергәч тә саклану чараларын сакларга кирәк. Намазны бер-берегездән  1,5 метр ара калдырып уку кирәклеген искәртәм. Мәчет эчләренә кеше сыймаганда, намаз уку өчен урамнарда урын билгеләнәчәк. 65 яшьтән өлкәнрәкләрне намазны өйләрендә укырга чакырам. Буалылар, авыруны булдырмас өчен кушылганнарны үтик, бер-берегезгә ихтирамлы булыйк,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев