Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа  районы мөхтәсибәте бәйрәм үткәрде (+фото)

Буа  районы мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Ураза гаетен зурлап, Толомбай урманы мәйданчыгында бәйрәм үткәрде.

 

Бәйрәмне мәдрәсәнең мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт ачып җибәрде. Нәниләрне аниматорлар уйнатты.  Масстарт, аркан тарту төрле спорт ярышлары белән бергә үрелеп барды.

Буада яшәүче Мөстәкыйм абый шәхси бизәлгән тарантас аты арбасында балаларны утыртып йөртте. Бәйрәмдә халык поп-корн, татлы мамык, чәй, компот, төрле сулар, тәм–том, “Хаҗилар” мәчете исеменнән әзерләнгән пылау  белән дә сыйландылар.

Балалар  Көръән сүрәләрен яттан укыдылар, туган телебез, Ислам диненә багышланган   шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр.

Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов мондый күркәм чара оештырганнары өчен яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллинга, аның тормыш иптәше - Газизәгә,  аларга ярдәм итеп йөргән активистларга, мәчет имамнарына олы рәхмәтләрен белдерә. Җыелган халык шатланып, канәгать булып калды. Күркәм чаралар дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев